+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Иртәгә Бөтенрусия балалар фольклориадасы башлана

Бүген "Торатау" конгресс-холында III Бөтенрусия балалар фольклориадасына багышланган матбугат конференциясе узды.

Иртәгә Бөтенрусия балалар фольклориадасы башланаИртәгә Бөтенрусия балалар фольклориадасы башлана
Иртәгә Бөтенрусия балалар фольклориадасы башлана


В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, фольклориаданы оештыруның югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка чиксез рәхмәтен белдерде.
Тамара Валентиновна билгеләвенчә, башка күрсәткечләрне алып караганда да, Башкортстан һәр вакыт алдынгы урыннарда. Мәсәлән, клублар саны буенча ул Русиядә – лидер.
- Башкортостан Бөтендөнья фольклориадасын югары дәршҗәдә үткәрде. Әлеге бәйрәмнең да матур булырына тамчы да шик юк, - диде ул.
Башкортстанның мәдәният министры вазифасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов балалар фольклориадасын оештыру урыны итеп Уфаны сайлаганнары һәм ышаныч белдергәннәре өчен Тамара Валентиновнага һәм Русия Мәдәният министрлыгына зур рәхмәтен белдерде һәм Бөтенрусия балалар фольклориадасына әзерлек турында сөйләде.
- Бәйрәм Уфаның төрле урыннарында үтәчәк. Иртәгә Совет майданында фольклормаданы ачу тантанасы узачак. Чара Русия Халыкларының бердәмлек елында һәм Башкортостандагы Зур һәм тату гаилә елында берләшүгә, дуслар табуга, бәйләнешләрне ныгытуга этәргеч булачак. Бәйрәмгә Уфалыларны һәм кунакларны көтеп калабыз, - диде Фәнүр Шәйхисламов .
"Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының төбәк филиалы директоры Гөлнур Колсарина белдерүенчә, нинди генә чор булмасын, халык иҗаты һәр чак яшәгән, яши һәм яшәячәк. Аның сүзләренчә, яңа жанрлар барлыкка килә, фольклор алгы сызыкта да яши.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының Җөмһүрият халык иҗаты үзәге директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева,
III Бөтенрусия балалар фольклориадасының эшлекле программасының төп вакыйгасы «Фольклор һәм балалар: традицияләр аша бердәмлеккә» фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта Республика халык иҗаты үзәге директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева хәбәр итте. Әлеге чарага бөтен илдән әйдәп баручы белгечләр чакырылган.
Тулыбаева сүзләренчә, катнашучылар арасында — балалар фольклорын һәм Русия халыклары фольклорын тикшерү белән шөгыльләнүче фән докторлары, шулай ук үз төбәкләрендә балалар белән эшләүче практиклар бар. Конференциягә Мәскәү, Брянск, Мурманск, Пенза, Курск һәм Калуга өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Удмуртиядән галимнәр киләчәк. Моннан тыш, Башкортстанның 200дән артык фольклор коллективлары җитәкчесе чакырылган.
- Конференциянең максаты - актуаль проблемалар турында фикер алышу, чөнки балалар фольклор коллективы белән эшләү аерым игътибар таләп итә. Без патриотизмның кечкенәдән формалашуын аңлыйбыз, өйдә генә түгел, ә түгәрәкләрдә дә, анда безнең балалар актив шөгыльләнә, - диде Нәфисә Тулыбаева .
Фольклориада көннәрендә Башкортстан Республикасы Милли музеенда "VI Бөтендөнья фольклориадасы мирасы" күргәзмәсе эшләячәге хакында аның директоры Рөстәм Исхаков сөйләде.
Конференциянең ахырында Күмертаудан килгән «Зоренька» үрнәк урыс җыры ансамблендә шөгыльләнүчеләр, һәм Әнвәр Вахитов чыгыш ясады.
"Безнең коллективны чакырган өчен зур рәхмәт. Фольклориада - безнең өчен глобаль чара, һәм без барлык катнашучыларны, аларның барлык мәдәниятләрен күрергә һәм хис-кичерешләргә күбрәк алырга һәм боларның барысын да үзебездә сөйләргә телибез», - дип уртаклашты матбугат конференциясендә Луганскидан "Рапсодия" атказанган бию ансамбле җитәкчесе Сергей Самсонов.
Конференциянең ахырында Күмертаудан килгән «Зоренька» үрнәк урыс җыры ансамблендә шөгыльләнүчеләр, һәм Әнвәр Вахитов музыкаль бүләк ясады.

Фото: Юлай Каримов


 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас