Аның бертуган сеңлесе Гөлназ тиздән әни булачак. Гөлназ бу сөенечле хәбәрне үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты, - дип яза "Интертат".
«Матур һәм мөлаем булачак әни», «Исән-имин була күрегез», «Матур, күз тимәсен», – дип язалар аның йөкле вакытта төшкән фотолары астында.
Ильмира сеңлесе белән бик якын мөнәсәбәттә. Ул балаларын тыныч күңел белән сеңлесенә калдырып китә ала. Аның: «Минем балаларымның икенче әнисе», – дип тә әйткәне бар Гөлназ турында.