+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Һаман бер казанда кайныйлар...

Данир Сабиров белән Салават Фәтхетдинов бергә ял иткәннәр.

Һаман бер казанда кайныйлар...Һаман бер казанда кайныйлар...
Һаман бер казанда кайныйлар...
Ике җырчы үләннәр салынган зур чанда парланып, мунча кереп, рәхәтләнгән, дип яза "Интертат".  Күңелле мизгелләр белән Данир Сабиров үзенең сәхифәсендә бүлешә, фото янына «Салават абый белән һаман шул бер казанда кайныйбыз инде без» дип яза, бу фотога иң кызыклы исем уйлап табучыга акчалата бүләк вәгъдә итә.

«Әкә белән Тәкә», «Үзбәк белән Салават на расслабоне», «Ишәнәй белән Кушанай», «Укучы белән укытучы», «Ике тәкә башы бер казанда», «Агылый белән тагылый» – дигән исемнәр тәкъдим итә кызык фотога Данирның язылучылары.

«Идеаль пылау рецепты булган бу», «Салават абыйның су кергәнен күрер көннәр дә булыр икән. Кызулыгын сүндерәләр», «Казаны гына тишелмәсен, бар да әйбәт», «Бүген спектакльдә Салават абыйны мунчада дигәннәр иде, хак әйткәннәр икән», – дип тә шаярта алар.

Бу фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалган дип уйлаучылар да бар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/haman-ber-kazanda-kainyibyz-danir-sabirov-belan-salavat-fatxetdinov-yalda-5879818
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас