Ул спектакльнең режиссер-куючысы Айдар Җаббаровны һәм театр директоры Фирзәт Габидуллинны кабул итте. Очрашу барышында аларны «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булулары һәм мактаулы исемнәр алулары белән тәбрикләде.
Илсур Ихсанов театр коллективына яңа иҗади уңышлар, илһам һәм рәхмәтле тамашачылар теләде.
Фото: Эдуард Зарипов