+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Ашыкма"

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗевның пьесасы буенча “Ашыкма” спектакленең премьерасы зур уңыш белән узды.

"Ашыкма""Ашыкма"
"Ашыкма"


Режиссер-куючысы - Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин. Сценография өстендә рәссам Полина Емельянова эшләгән, яктылык буенча рәссам Марина Нурмөхәммәтова булса, музыкаль бизәлеш һәм хореография белән Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова шөгыльләнгән.

Спектакль заманча дөньяда иллюзияләргә җиңел бирелү турында комик һәм шул ук вакытта тормышчан да тарих буларак корыла. Без еш кына бәйләнчек шарлатаннарның алдавына ышанырга әзер. Төп героиня, катлаулы хәлдә калгач, котылуын спиритизм сеансында күрә. Әмма тамашачыларны мистик ачыш урынына көлкеле аңлашылмаучанлыклар, көтелмәгән фаш итүләр һәм теге дөньядан “кунак” белән эксцентрик әңгәмәләр көтә.
Премьера аншлаг белән узды.
Бу хакта Уфа “Нур” татар дәүләт театры үз сайтында хәбәр итә.

Фото: Уфа “Нур” татар дәүләт театрының ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас