+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Дим Фольклориаданы җылы һәм ачык йөз белән каршы алды!

Уфаның "Дим" паркы Бөтенрусия балалар фольклориадасы мәйданчыкларының берсе булды.

Дим Фольклориаданы җылы һәм ачык йөз белән каршы алды!Дим Фольклориаданы җылы һәм ачык йөз белән каршы алды!
Дим Фольклориаданы җылы һәм ачык йөз белән каршы алды!


Бүген "Дим" паркы ачык һавада чын сәхнәгә әверелде. Русия төбәкләреннән 50гә якын иҗат коллективы башкала халкына һәм кунакларына халык мәдәниятенең якты бәйрәмен бүләк итү өчен бергә җыелды. Костюмнар, җырлар, эчкерсез елмаюлар — бөтен киңлекне шатлык атмосферасы биләп алды.

Кунакларны В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йортының халык-җыр сәнгате бүлеге мөдире Мария Якунькина һәм Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов җылы сәламләделәр. Алар коллективларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Көннең төп вакыйгасы зур әйлән-бәйлән булды, ул шулкадәр колачлы килеп чыкты ки, сәхнә каршындагы бөтен мәйданчыкны тутырды. Артистлар да, тамашачылар да дуслык түгәрәгенә басты.
Дим Фольклориаданы җылы һәм ачык йөз белән каршы ала. Килегез - бездә бик кызыклы һәм күңелле!

Фото: Эльвера Хайбуллина, пресс-служба администрации Дёмского района г. Уфы

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас