"Торатау" конгресс-холында узган чарага бөтен илдән әйдәп баручы белгечләр җыелды.
Алар арасында балалар фольклорын һәм Русия халыклары фольклорын тикшерү белән шөгыльләнүче фән докторлары, шулай ук үз төбәкләрендә балалар белән эшләүче практиклар булды. Конференциягә Мәскәү, Брянск, Мурманск, Пенза, Курск һәм Калуга өлкәләреннән, шулай ук Татарстан һәм Удмуртиядән галимнәр килде. Моннан тыш, Башкортстанның 200дән артык фольклор коллективлары җитәкчесе чакырылган иде.
Конференцияне В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова алып барды.
Чарада катнашучыларны Башкортстанның мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов сәламләде. Ул фестивальнең оештыручылары – Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йортына Башкортстанга шушындый зур һәм әһәмиятле чараны оештыруны һәм үткәрүне ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт әйтте.
- Кичә III Бөтенрусия балалар фольклориадасының тантаналы ачылышы булды. Анда Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Президент Владимир Путинның Башкортстанда, су тамчысындагы кебек, мәдәниятләре, халыклары, телләре һәм диннәре күптөрле булган бөтен Русия чагылыш таба, дигән сүзләрен китерде. Чынлап та, гасырлар дәвамында Башкортстанда 130дан артык милләт вәкиле дустанә мөнәсәбәттә яши. Мөгаен, шуңа күрә әлеге фестивальне үткәрү мәйданчыгы итеп нәкъ безнең республика сайлангандыр да. Моның өчен оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез.
Әйе, фольклор тәрбия һәм белем бирүдә аерым урын алып тора. Гореф-гадәтләр, йолаларны саклау биләүдән үк башлана. Телне, мәдәниятне, һәр халыкның гореф-гадәтләрен без кадерлибез һәм зур әһәмият бирәбез, чөнки боларны киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Шулай иткәндә генә алар үз тамырларын, тарихны белергә, танырга, гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәнә. Әлеге конференциянең Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм Башкортстанда игълан ителгән “Зур һәм тату гаилә елы”нда үтүенең дә әһәмияте зур. Бүгенге конеренциядә катнашучыларга уңышлы эш телим, - диде Фәнүр Шәйхисламов.
Конференция эше җанлы һәм ямьле узды. Аның төп максаты – актуаль проблемалар турында фикер алышу булды. Чыгыш ясаучылар үзләренең кызыклы эш тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмыйча, матур чыгышлар да тәкъдим итте. Ә инде фойеда төрле күргәзмәләр эшләде һәм яшь чәчәннәр "Урал Батыр" эпосын яттан сөйләп ишеттерде.
Фото: Альберт Загиров