+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Сез сөйлисез - миңа оят!"

Ришат Төхвәтуллин блогер Ришат Хаҗиевның гаепләүләренә җавап биргән.

"Без Русиядә яшибез""Без Русиядә яшибез"
"Без Русиядә яшибез"
Ул кайбер җырчыларның, шул исәптән Ришат Төхвәтуллинның, урысча җырлауларын ошатмаган иде.

"Без Русиядә яшибез. Илебезнең көче дә нәкъ менә шунда - монда дистәләгән милләт, төрле телләр һәм мәдәниятләр дус-тату яши.

Сез сөйлисез - миңа оят. Мин Мәскәүгә китәм, дип әйтмәдем.

Мин татар булуым белән горурланам, татар телендә җырладым, җырлыйм һәм җырлаячакмын. Ләкин шул ук вакытта мин урыс халкын да хөрмәт итәм һәм яратам. Бер халыкны ярату икенчесеннән баш тарту дигән сүз түгел.

...Музыка кешеләрне аерырга түгел, берләштерергә тиеш.

Кемнең нинди телдә җырлавын тамашачы бәяли. Ә минем өчен иң мөһиме - үз тамырларыма тугры калып, төрле милләт кешеләренең күңеленә юл табу.

Журналист буларак сез дә бер генә телдә эшләмисез бит. Кирәк чакта урысча да сөйләшәсез, татарча да язасыз. Моны беркем дә гаепләми. Әле сөйләшкәндә дә төгәл татарча сөйләшә белмисез дигән фикер туа. Укытучыгыз Рифат Фәттахов бугай, аның стилендә" - дип язган Ришат.

Ул Айдар Галимовның да, Гүзәл Уразованың да урыс телендә җырлауларын телгә ала. Аларны беркем дә хыянәттә гаепләми", ди.

Я ничек, достойный җавапмы?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас