Ул инде алтынчы ел чит илдә гомер кичерә. Башта – Польша, аннан кояшлы Испания якларына киткән иде. Ул анда насыйп ярын да очратты, без инде ике ел бергә дип тә сөйләгән иде.
«Мин өйдә. Балаларым мәхәббәтен өләшә, киявем чәчәкләр белән сөендерә. Менә ул бәхет», – дип язган җырчы үзенең сәхифәсендә.
Фирүзә Парижның кызы белән кияве Казанда, ә улы Уфада әтисе янында яши. Ниһаять, җырчы туган якларында.