+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Эш бетми ул..."

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, уллары Самир һәм кызлары Камилланы алып, зур сәяхәткә кузгалган.

"Эш бетми ул...""Эш бетми ул..."
"Эш бетми ул..."
"Эш бер вакытта да бетми ул. Үзебезне тынычландырып, бер көндә җыендык та, чыгып киттек. Беренче ил – Таиланд. Бик зур рәхмәт, матур теләкләр теләп калдыгыз. Алда Бангкок, Вьетнам, Сингапур һәм тагын берничә ил көтә безне", – дип сөйли бу хакта Гүзәл үзенең сәхифәсендә.

Алардан: «Тагын ике балагыз кая соң? Арианна белән Эллари күренми», – дип сораганнар.

«Арианна безгә соңрак килеп кушылачак. Эллари диплом яклап йөри, шуңа безнең белән бара алмады. Безнең инде, һәрвакыттагыча, вакыт чикле. Шуңа да, балаларның икесе белән булса да, сәяхәт итеп алырга булдык. Кызыклы, матур урыннарны сезгә дә күрсәтеп барырбыз. Кыскасы, бик кызу сәяхәт көтелә, безнең белән булыгыз», – ди Гүзәл Уразова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас