Төп сораулар Илмира Нәгыймова белән мөнәсәбәтләренә кагылган, дип яза "Интертат". Русланның җавапларыннан аңлашылганча, элекке ир белән хатынның янә бергә булачагына өмет юк кебек.
«Ильмира белән татулашырга уйламыйсызмы?» – дигән сорауга җырчы: «Сүзем юк...» – дигән комментарий калдырган. «Нәгыймова ирекле бит, бергә булырсыз кебек», – дигән фараз калдыручылар да булган.
Җырчы әле дә үзенең сөйгән ярын очратмаган. «Берәр патшабикә килгәнне көтеп утырам», – дип язган ул барлык шәхси тормышы белән кызыксынучыларга.