Коллектив Екатеринбургта узган XI «Безумные дни» халыкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Быелгы форум Русия, Кытай, Индонезия, Куба, Венгрия һәм Испаниядән 500дән артык музыкантны берләштерде. Тугыз концерт мәйданчыгында сигез оркестр, 14 ансамбль, өч хор коллективы һәм 40ка якын солист чыгыш ясады. Алар арасында Башкортстанның дәүләт курайчылар ансамбле дә бар иде.
Фестивальнең темасы ел саен үзгәрә. Быел ул «Гүзәл яр буйларында» шигаре астында узды. Шул уңайдан Башкортстан коллективы тамашачыларга «Агыйдел өстендә курай яңгырый» дип аталган махсус программасын тәкъдим итте.
Фестиваль кысаларында ансамбль ике концерт куйды. Яшь тамашачы театры сәхнәсендәге көндезге чыгыш та, Вайнер бакчасындагы ачык һавадагы кичке концерт та тулы зал җыйды. Екатеринбург тамашачысы башкорт халкының милли музыка коралы – курай белән зур кызыксыну белән танышты. Күпләр аны беренче тапкыр ишетүләрен әйтте.
Концерт ахырында тамашачылар артистларны озак алкышлады. Күпләр, тәэссоратлары белән уртаклашып, бу чыгышның күңелләренә хуш килгәнен һәм чын мәгънәсендә «күңелгә бәлзәм» булуын билгеләде.
Фото: Татьяна Андреева