

Нефтекамада һәр милләт укучысына үсәргә, үз туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга барлык шартлар тудырылган. Биредә Милли-мәдәни берләшмәләр үзәге актив эшли. Алар арасында – Татар үзәге иң активларның берсе.
Полилингваль мәктәпкә – 5 ел!
Нефтекама полилингваль мәктәбе үзенең беренче юбилеен — 5 еллыгын билгеләп үтте! Бәйрәм мавыктыргыч лингва-марафон форматында узды, анда укучылар, педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләреннән торган командалар көч сынашты.
Бирегә Башкортстанның полилингваль мәктәпләреннән кунаклар килде. Командалар тематик станцияләр үтте: төрле телләрдән тәрҗемә иттеләр, туган телләр (башкорт, татар, мари, удмурт, чуваш) мәдәнияте белән таныштылар, роботларны инглиз телендә программалаштырдылар һәм хәтта баскетбол белән лингвистиканы берләштерделәр. Бәйрәм бик ямьле үтте. Һәр команда җиңүгә омтылды, әмма иң мөһиме – барысы да аралашудан фәһем һәм шатлык алды. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Рәмилә Рәхимова һәм Морат Ишемгулов, Нефтекама шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Уразаев чараның мәртәбәле кунаклары булды.
Татар телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән полилингваль мәктәпкә яңадан-яңа уңышлар телибез!
Моңлан, “Умырзая”!
Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче “Умырзая” балалар вокал ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан шәһәрдә “Матур дөнья” дип исемләнгән концерт узды.
Тамашада күмәк җырлар яңгырады, шулай ук солистлар тамашачыларга аерым чыгышларын бүләк итте. Яшь артистларның эстрада җырлары белән беррәттән халык җырларын башкаруы аеруча шатландырды. Тамашачы сөюен яулаган бу төркемне озак еллар педагог Айгөл Африданова җитәкли. Татар телен, татар җырларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, милли җанлы дустыбызга барлык шәһәр халкы исеменнән зур рәхмәт.
Халыкара олимпиадада катнаштылар
Уку елы ахырында Казанда узучы татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада – туган телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүчеләр өчен иң әһәмиятле интеллектуаль ярышларның берсе – Татарстан башкаласына бөтен дөньядан иң яхшы укучыларны җыя. Анда шәһәребез һәм Башкортстан данын республика командасы составында Нефтекама 6нчы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әдилә Сибәгатуллина һәм 10нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Зарина Насретдинова якладылар. Кызлар туган телне, бай татар әдәбиятын ярата, алар Халыкара олимпиада призерлары булды. Сәләтле укучыларны бу чарага әзерләгән укытучылар – Илмира Зарафутдинованы һәм Галия Корбанованы зур уңышлары белән котлыйбыз.
Айсылу мәйдан тота!
“Башкортстаннан авыр атлетика буенча спортчы илдә дүрт рекорд куйды” – дигән язма бик күп спорт басмаларында басылып чыкты. Ә зур уңышларга ирешүче, Русия беренчелегендә җиңү яулаучы, илнең дүрт рекордын куючы спортчы – Нефтекамадан 9нчы сыйныф укучысы Айсылу Нигъмәтҗанова! Үтә дә тыйнак, тырыш кыз, диләр аның турында. Үзенең җиңүләре белән ул беркайчан да мактанмас.
“Айсылуга нибары 14 яшь... Нинди көчле алмаш үсә!” – дип язып чыкты аның турында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов үзенең телеграм-каналында.
Иң чибәр кыз Нефтекамада яши!
Мәскәүдә узган “Русиянең яшь гүзәле”–“Ю́ная росси́йская краса́вица” бәйгесендә Нефтекамадан 6 яшьлек Әминә Гран-при яулады!
Бу инде Әминәнең беренче генә уңышы түгел, күптән түгел ул “Мисс Казан-2026” конкурсында Гран-прига лаек булып, әлеге конкурста катнашу мөмкинлеген яулаган иде.
Әминә һәм аның гаиләсе конкурска ныклап әзерләнде, милли киемдә чыгыш ясау өчен махсус башкорт костюмы тектеләр. Моннан тыш, конкурсантлар кичке күлмәк һәм “диңгез бризы” стилендә мода күрсәтте. Әминә һәр чыгуында таң калдырды!
Әминә шәһәрнең “Kidsstar” мәктәбендә нибары бер ел шөгыльләнә. Модель мәктәбенә йөрүдән тыш, Әминә рәсем ясарга, башка балалар кебек уйнарга ярата һәм, әлбәттә, беренче сыйныфка барырга әзерләнә.
Бәйге елдан-ел киңәя
Нефтекама шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” балалар журналы белән берлектә өченче ел рәттән “Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесе үткәрелә.
Бу чара яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатында оештырыла.
Быел бәйгегә жюри бик күп искиткеч матур эшләр кабул итте, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңелдән булмады. Финалга чыгучы балалар Татар мәдәнияте көннәрен ябу тантанасына чакырылды, ә барлык катнашучылар “Әллүки” журналыннан Рәхмәт хатлары алды. Балаларны шундый конкурсларга әзерләүче тәрбиячеләргә, музыкаль хезмәткәрләргә, укытучыларга һәм ата-аналарга аерым рәхмәт! “Татар кызы – 2026”, “Татар малае – 2026” конкурсында Мәрьям Вәлиева һәм Самат Суфияров Гран-прига лаек булды.
Туган телеңне беләсеңме?
Туган телгә мәхәббәт балачактан ук, ана теленнән, бишек җырларыннан, дәү әниләр сөйләгән әкиятләрдән башлана. Туган телгә мәхәббәт формалаштыруда гаилә белән тыгыз элемтәдә тел укытучысының да йогынтысы зур. Мәктәп һәм гаиләнең уртак тырышлыгы телне һәм мәдәни мирасны саклауга булышлык итә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Нуриәхмәтова җитәкчелегендә гаҗәеп кызыклы очрашу узды.
Анда ветеран укытучылар һәм аларның шушы мәктәптә белем алган оныклары – укучылар катнашты. Очрашуның максаты бик актуаль иде: укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Укытучы Рәзинә Миргалим кызы ветеран укытучыларга балаларның татар телен кызыксынып өйрәнүе турында сөйләде, ә балалар уңышлары белән уртаклашты, җырлады, шигырь укыды. Чакырылган кунаклар да актив катнашты. Ветеран укытучылар Н. Алчина һәм Н. Нәбиева үзләре язган шигырьләрен укыды, Ф. Насретдинова гармунда уйнавы һәм татар җырларын башкаруы белән балаларны сөендерде, ә
Г. Авзалова Г. Тукай шигырләрен укыды.
И. Нәбиуллина Г. Насыйрова истәлекләре белән уртаклаштылар, шулай ук туган телне саклауның, укытучыларга ихтирам күрсәтүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Чарада Габдулла Тукайның мәдәни мирасын популярлаштыру максатыннан аның китапларыннан бай күргәзмә оештырылды.
Бәйрәм ахырында кунаклар һәм укучылар барысы бергәләп “Туган тел” җырын башкарды.
И килешә сәхнә үзләренә!
“Рухият” милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү үзәге каршында “Яшь алып баручылар мәктәбе” эшли. Аны журналист, күпсанлы нәфис сүз конкурсларында җиңүче Гөлнара Гыйлемханова җитәкли. Ул билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә сәхнәләрдә туган телләрдә алып баручылар җитешми, мондый мохтаҗлык күптән туган. Күпсанлы бәйгеләрдә җиңү яулаган оста моннан бер ел элек әлеге эшкә алына, балаларны татар, башкорт, урыс телләрендә алып барырга, сәхнәдә үзеңне тотарга өйрәтә. Татар теле һәм мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасында “Алып баручылар мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләрнең дебюты булды: концерт программасын өлкәннәр белән бергә яшь артистлар Наилә Хаматова, Әминә Вәлиева, Фәрхәд Гыйльманов, Мансур Нәфыйков һәм Мәрьям Гәрәева алып бардылар. Алкышлар яулаган яшь алып баручыларны дебютлары белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Милли үзәк – солдатларга!
Милли мәдәниятләр үзәге активистлары хәрбиләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда бик актив. Бу юлы алар токмач кисәргә җыелды. Тиз арада тырыш ханымнарның куллары белән бик күп токмач киселеп, контейнерларга тутырылды. Аларны әзерләгәндә әниләр улларының, ирләренең, оныкларының, әтиләренең, абыйларының, күршеләренең, якыннарының тизрәк Җиңү яулап, исән-сау кайтуын теләде.
Иганәчеләр Ирина һәм Илдус Хәсәнҗановларга һәм бу изге эшне башлап йөрүчеләр Рәисә Җәмиловага, Миңнегөл Лотфуллинага, Зинидә Фәйзуллинага, Зинунә Янмурдинага, Миләүшә Җиһаншинага, Гөлнара Гыйлемхановага зур рәхмәт. Уртак ярдәм солдатларның йөрәкләрен җылытсын!
“Җиңү кадры” проекты дәвам итә
Нефтекамада Гөлнара Гыйлемханова җитәкчелегендәге “Рухият” театры артистлары “Җиңү кадры” проектын тормышка ашыру максатыннан чираттагы мини-кино төшерде. Бу юлы алар Ольга Киевскаяның “Ана турында баллада” әсәрен сайлады. Проектның авторы Гөлнара Рәшит кызы билгеләп үтүенчә, балаларны, студентларны мондый проектка җәлеп итү патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный, тарихи дөреслекне күрсәтүгә ярдәм итә.
Лауреат булдылар
Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә композитор Ринат Гобәйдуллин истәлегенә багышланган “Сердәш” конкурсының Гала-концерты үтте.
Анда нефтекамалылар берьюлы ике җиңү яулады. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр җырчылар арасында Нефтекама дәүләт филармониясенең “Кайтаваз” эстрада төркеме артисты Нәфис Нигамәев I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә 40 яшьтән өлкәннәр арасында “Чулпан” фольклор ансамбле солисты Рима Таһирова (җитәкчесе Ч. Гафурҗанова) беренче урынны яулады.
#ТатарКреатив шундый була!
Нефтекама Татар үзәгенең активисты, кул эшләре остасы Зинидә Фәйзуллина шәһәрдәге төрле чараларда актив катнаша. Быел ул шәһәрдә үткән “Креатив экспедиция” республика чарасында үзе йоннан баскан өс киемнәрен күрсәтте, шулай ук Уфада узган Башкортстан татарлары автономиясе конференциясендә “ТатарКреатив” мәйданчыгын бизәде. Аның йоннан киемнәре, сумка, бияләйләре, калфаклары яныннан беркем дә тыныч кына узып китә алмады. Зинидә Фәйзуллина тудырган матурлык, зәвык барысын да җәлеп итә! Гади йоннан шундый матур, модалы киемнәр эшләве барысын да таң калдырды, соклану уятты!
Шәһәрдә барган Татар теле айлыгында Зинидә ханым мәктәп укучылары белән бик күп осталык дәресләре үткәрде, аларны йон белән эшләргә өйрәтте.
Нурия ГАМИЛОВА.