+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Барысы да матур булырга тиеш"

Гөлназ Асаева күкрәгенә пластик операциясенең кайбер серләрен ачты. Ничә сумга төшкән? 

"Барысы да матур булырга тиеш""Барысы да матур булырга тиеш"
"Барысы да матур булырга тиеш"
Гөлназ Асаева "tatnews.tatar" каналына биргән интервьюсында белдергәнчә, күкрәген зурайту буенча операция аңа 375 мең сумга төшкән. Башта бәясе якынча 600 мең тәшкил иткән, ләкин аңа реклама өчен 50 процентка диярлек ташлама ясаганнар.
Җырчы шулай ук ни өчен операциягә батырчылык итүен сөйләде.

"Без, артистлар, һәрвакыт үз өстебездә эшләргә тиеш. Җырлар, иҗат ягыннан гына түгел, тышкы кыяфәтебез өстендә дә эшләргә тиешбез. Чөнки барысы да матур булырга тиеш", - ди ул.

Шул ук вакытта ул операцияне бары үзе өчен генә ясавын һәм нәтиҗәне халык алдында күрсәтергә җыенмавын ассызыклады. Гөлназ бала тапканнан соң хатын-кызның организмында чыннан да үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә ул операция ясаган, һәм нәтиҗәдән канәгать.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас