+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Яхшылык беркайчан да югалмый"

 Ринат Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якын дустының гаиләсенә күңелле сюрприз ясаган.

"Яхшылык беркайчан да югалмый""Яхшылык беркайчан да югалмый"
"Яхшылык беркайчан да югалмый"

Җырчы аның улының туена көтмәгәндә килеп, яшьләрне һәм кунакларны сөендергән, дип яза "Интертат".

– Бу тормышта бөтен нәрсә дә акча белән үлчәнми. Берничә көн элек махсус хәрби операция зонасында булган якын дустым Альберт белән телефоннан сөйләштем. Шунда аның улының өйләнүен белдем. Кызганычка каршы, ул үзе бу истәлекле көндә улы янында була алмады.

Яшьләрне дә, аларның якыннарын да сөендерәсем килде. Шуңа күрә кечкенә генә сюрприз әзерләп, бәйрәмнәренә барып чыгыш ясарга булдым. Яхшылык беркайчан да югалмый, диләр. Кешенең бер генә игелекле гамәле дә аны күп бәла-казалардан саклап кала ала. Әгәр минем бу кечкенә чыгышым яшьләрнең күңелендә матур хатирә булып калса, мин бик бәхетле булырмын, – дигән җырчы.

Әфарин!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас