Артист бу җырны яздыруның бик авыр бирелүе турында әйткән.
"Дуслар, әле дә тынычлана алмыйм, бөтен елыйсыларымны елап бетердем. Бу җырны ничек җырлармын икән… Җырлый алмам, ахры, чыгарырмын гына… Апам турында җыр яздыргач та җырлый алмаган идем.
Энекәшем турындагы җыр махсус хәрби операциядә һәлак булган барлык энекәшләргә багышлана", – дигән ул.
Ильмира Нәгыймованың 4 бертуганы бар иде. Аның апасы 25 яшендә фаҗигале рәвештә, абыйсы 34 яшендә ковидтан вафат булды. 25 яшьлек энесе хәрби операциядә һәлак булды. Җырчы сеңлесе Гөлназ белән икәү генә калды, дип яза "Интертат".