

Гүзәл Уразова һәм Ильмира Нәгыймованың «Татар кызы» дуэты тиз арада хиткә әверелде. Гүзәл Уразова җырчы, композитор Гүзәлия белән дә дуэт тәкъдим итә. Бу җырны алар Элвин Грей белән башкарган иде.
- Көтелмәгән дуэтлар сериясе дәвам итә. Каршы алыгыз, легендар хит җыр! Ике Гүзәл кыздан «Яныңа агылам» җыры.
Мең репост һәм без бу җырны чыгарабыз. Бик шәп тизер төшердек, куярга кул кычыта, – дип язган Уразова үз сәхифәсендә.
«Бу минем иң яраткан җырым. Тизрәк чыгарыгыз, яме», «Чынлап та көтелмәгән дуэт», «Бер видеода ике легенда», «Бу тыңлап туеп булмаслык дуэт», – дип кабул иткәннәр бу дуэтны.
Көтәбез!
Фото: видеодан скриншот.