+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Син бит артист, шулай булырга тиеш..."

Фирдүс Тямаевның хатыны Резеда Әхмәтвәлиева җырчының фанатларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Акыллы да инде...

"Син бит артист, шулай булырга тиеш...""Син бит артист, шулай булырга тиеш..."
"Син бит артист, шулай булырга тиеш..."

Ул ире турында начар фикерләр әйткән хәбәрләргә ничек җавап бирүен, хейтка ничек каравын сөйләде һәм фанаткалардан көнләшү бармы, дигән сорауга җавап бирде.

- Әгәр кеше начар сүзләр яза икән, димәк, аның үзендә дә бу проблема бар. Саф күңелле, акыллы кеше башка кеше турында начар язмас. Хейтка җавап бирмәү хәерлерәк. Дәшмәү аларның ачуын китерә, - дип саный татар артистының хатыны.

Моннан тыш, ул Фирдүс Тямаев турындагы начар хәбәрләргә тыныч җавап бирүен белдерде. Җырчының хатыны ирен интернеттагы кешеләргә караганда яхшырак белүен билгеләп үтте, шуңа күрә аның турында башка кешеләр сүзләреннән түгел, ә үзе фикер йөртәчәк.

- Миңа еш кына иҗатымны яраткан кызлар, хатын-кызлар яза. Бәлки, алар үзләре дә миңа гашыйк булгандыр. Кайчагында мин үземне әдәпсез тотам, син моңа ничек карыйсың? - дип сорады хатыныннан Тямаев.

- Мин бик шатланам. Син артист бит, шулай булырга тиеш тә, — диде Резеда тыйнак кына.

- Синең белән берничек тә ачуланышып булмый, - дип шаяртты җырчы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас