Ул башкаларны да кисәтү максатыннан, бу хәл турында үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. Бу хакта "Интертат" яза.
«Мин бүген шундый көчле стресс кичердем. «Комфорт» тарифы буенча такси чакырткан идем. Яшь кенә, зур гәүдәле бер егет килде. Ул баштан ук миңа текәлеп карап торды. Борылышта исә креслосын кочаклап, миңа таба борылды, кискен хәрәкәтләр ясый башлады.
Шуннан соң мин телефоннан иремә шалтыраттым, сөйләштек. Бераздан тагын борылып: «Сез татармы?» – дип сорады. Теләсә-нәрсә сөйләде. Юл буе мине күзәтеп барды.
Мин шундый курыктым. Таксида күптән йөргән юк иде. Студент чагымда минем шундыйрак хәлгә бер юлыкканым булды. Ярар, мин хәзер зур кеше. Кызым Мәрьямнең дә үзе генә таксида йөргән чаклары була. Үзебез белән нәрсә йөртергә икән соң? Газ баллонымы? Мондый кешеләрнең башында нәрсә булганын белеп булмый бит.
«Комфорт» тарифында да шундый кешеләр эшли, ә «Эконом» тарифында икән? Кызлар, сак булыгыз», – ди блогер.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/milausa-sabirova-sundyi-kocle-stress-kicerdem-5879976