+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

"Булмады..."

Гузәл Әхмәтовадан да булмагач инде...

"Булмады...""Булмады..."
"Булмады..."

— Гашыйк булганым юк та бугай, карале. Җылылык тойганым бар, кешенең миңа ошаган чагы булды. Кемгәдер ияләшкән чагым да булгалады. Әмма гомеремдә шашып сөйгәнем булмады. Кемдер акылдан язарлык дәрәҗәдә гашыйк була бит менә. Минем әле мондый хисләрне татып караганым юк.

— Киләчәктә, бәлки?
— Белмим инде… Язмышны алдан белеп булмый шул аны. Кияүгә чыкканда булачак иремне 24 көн генә белә идем. Таныш булуыбызга 1 ай да булмады, ә без өйләнештек.

— Ялгыз картлык куркытмыймы?
— Аллаһка шөкер, кызым бар. Кыз бала барыбер инәйнеке инде ул. 5 бала анасы да ялгызлыкта дөнья куярга мөмкин, бер ир белән гомер буе яшәп тә, нәкъ менә картлыкта ташлап китүчеләр бар. Беребез дә белмибез бит. Аллаһ кушмаган эш булмас, дим мин.
Бу хакта ВК челтәрендә "Татар Эстрада" төркемендә язалар.

Фото: "Татар Эстрада"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас