

Рөстәмнең урысча җырлавы социаль челтәрдә күренеп кала иде. Ә хәзер ул татарча җыр башкарган. «ТНВ» телеканалында уза торган «Музыкаль Сабантуй» тапшыруында ул ике республиканың да халык артисты Зифа Нагаева белән дуэт башкарган.
«Сәхнәдә беренче тәҗрибәм. Үз туган телем - татар телендә җыр башкардым. «Әче үләннәрдән бал җыям» дип атала. Зифа апа Нагаевага махсус минем өчен язылган искиткеч матур шигыре өчен рәхмәт. Бүген әлеге җырның премьерасы булды. Артык каты тәнкыйтьләмәгез, мин әле өйрәнәм генә», - дип яза Рөстәм бу хакта.
Тәнәфестә ул сәхнәдәшләре Алмаз Мирзаянов, Идрис Газиев, Илсөя Бәдретдинова, аның концерт директоры Гүзәл Карамиевалар белән аралашып алган.
«Рөстәм космоска очарга җыена, инде сөйләшүләр бара икән», – дип шаярта Гүзәл Карамиева.
«Мин инде бернидән дә шикләнмим. Татар дөньясының горурлыгы. Күз алдына китерәсезме, Рөстәм бүген җырлады! Саф татар телендә Зифа апа белән җырлады», – ди Илсөя Бәдретдинова.
Рөстәм тиздән Илсөя Бәдретдинова белән гастрольләргә җыенуын да әйткән. «Безнең дуэт «полторашка» дип аталачак», – ди ул көлеп.
Горурланабыз үзебезнең "чакматаш" белән, булдыргансыз, дуслар!
Фото: видеодан скриншот.