+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Киләчәк – бүгеннән башлана!

Республикада, яшь буынны хәстәрләп, гомумдәүләт проектлары кысаларында колачлы эшләр алып барыла

Киләчәк – бүгеннән башлана!Киләчәк – бүгеннән башлана!
Киләчәк – бүгеннән башлана!


Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары кысаларында республикада бихисап эшләр башкарыла, чаралар үткәрелә. Аларның күбесе киләчәк буынны хәстәрләп тормышка ашырыла.

Яшь талантлар өчен яңа мөмкинлек!

Сибай балалар музыка мәктәбенең матди-техник базасы яңартылды.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мәгариф учреждениесе яңа музыка кораллары, заманча җиһазлар һәм уку әсбаплары белән тулыланды.
Музыка мәктәбенә “Рубинштейн” фортепианосы, кече думбра, ике башкорт думбырасы, микшер пульты һәм компьютер кайтарылды. Якын арада калган инструментлар һәм сольфеджио буенча ноталы әсбап кайтуы көтелә.
Яңарту күптән кирәк иде, чөнки инструментларның һәм җиһазларның бер өлеше шактый тузган. Яңа музыка кораллары һәм җиһазлар укучыларның да, укытучыларның да ихтыяҗларын исәпкә алып сайланган.
Җиһазларны яңарту нәтиҗәсендә яшь музыкантлар башкару осталыгын камилләштерәчәк, үзләренең иҗади сәләтләрен ачачак һәм музыка сәнгате өлкәсендә сыйфатлы һөнәри әзерлек алачак, дип билгеләп үттеләр муниципалитетта.

Ярмәкәйдә балалар үзәге ачылды

“Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында, Ярмәкәй авылындагы Дуслык паркында “Күңелле утрау” күңел ачу үзәге ачылды. Аны адреслы социаль контракт ярдәмендә Надежда Головина ачты.
Ел башында шәхси эшкуар “Эшкуарлык сәгате”ндә үз проектын тәкъдим итте. Ул күңел ачу үзәген ачу өчен финанс ярдәм күрсәтүне сорады. Аерым алганда, корылмалар урнаштыру өчен җир участогы сорап мөрәҗәгать итте. Муниципалитет хакимияте яшь эшкуарга эшчәнлеген гамәлгә ашыруга АСПК буенча 350 мең сум күләмендә субсидия бирергә карар итте. Бу акчага ул балалар өчен электроквадроцикллар, батутлар, роликлы тимераяклар, саклану комплектлары, самокатлар, электр самокатлары сатып алган.
Ярмәкәй районы территориясендә балалар өчен уен үзәкләре моңа кадәр юк иде. Хәзер балалар буш вакытын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачак.

Парк зонасы барлыкка киләчәк

“Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында Салават районында күләмле төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Мөрсәлим авылының Калмакүл микрорайонында мәчет янында яңа парк актив төзелә. Әлеге вакытта монда тротуар плиткасы салына, эскәмияләр һәм чүп савытлары, заманча яктырту системасы урнаштырыла. Ә юл аша гына йомшак резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырыла. Монда бөтен гаилә белән ял итәчәкләр.
“2025 елда Мөрсәлим авылы тавыш бирүдә катнашты һәм җиңү яулады. Быел да парк зонасын һәм заманча мәйдан­чыклар­ны кору буенча эшләр дәвам итә. Бу объектның авыл кешеләре өчен әһәмияте бәяләп бетергесез. Моңа кадәр балаларга уйнарга хәвефсез резина белән капланган махсус урын юк иде, ә хәзер заманча шундый урын барлыкка килә. Анда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә вакытны файдалы үткәрә алачак”, – ди Мөрсәлим авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Наталья Пепеляева.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.
Фотолар рәсми чыганактан.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас