Гөлназ Асаева үзенең төркеме белән юл-транспорт һәлакәтенә эләккән иде. Тиздән бу эш буенча суд утырышы булачак. Бу хакта җырчының әнисе, Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова түбәндәге язманы калдырган.
- Быел февраль аенда кызыбыз Гөлназ юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер август аенда булачак суд утырышын көтәбез. Икенче як ризасызлык белдерә, нигезсез сүзләр дә күп яңгырый инде. Барыбыз да борчылабыз. Гөлназ үз гаебен таный. Мөмкин булганча зыян күрүчеләргә ярдәм иттек, — ди Гөлназның әнисе, Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова.
Чыганак: «Ирек мәйданы» гәзите.