Анда мондый сүзләр бар:
"Туган көнең белән, кадерлем!
Менә инде 32 ел тормыш юлын бергә атлыйбыз. Бу еллар эчендә утны да, суны да кичтек, ләкин һәрчак бер-беребезгә терәк булып калдык. Син – гаиләбезнең йөрәге, ныклы терәге һәм барыбызны да берләштереп торучы иң кадерле кешебез.
Зирәклегең, сабырлыгың, хатын-кызга хас нәфислегең, күңел җылың өчен мең рәхмәт сиңа. Безгә искиткеч балалар бүләк иткәнең, гаиләбезгә мәхәббәт һәм иминлек өстәгәнең өчен рәхмәт.
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет һәм озын гомер телим. Һәрвакыт шулай матур, ягымлы һәм бәхетле булып кал.
Мин сине бик яратам!"