Яңавыл районы мәдәният йортында 35 елдан артык “Чулпан” татар халык фольклор ансамбле эшләп килә. Ансамбль 1991 елда нефтьчеләрнең Техника йортында оештырыла. Аны Нурия Бәхтиева җитәкли. Ул үзе дә тальян гармунда уйный, җырлый, сүз остасы була. Кайчандыр аларның репертуарында урын алган, зиһеннәрне нурландырырлык тамашалар, шул тамашаларда катнашкан артистларыбыз бүген дә халкыбыз күңелендә яши.
2005 елдан “Чулпан” халык фольклор ансамблен Әлфирә Галина белән Альмир Вәлиев җитәкли. Әлфирә Әдһәм кызы озак еллар нефтьчеләрнең Техника йортында методист, директор булып эшли, Альмир Вәлиев ансамбльнең солисты була. 2012 елдан “Чулпан” халык фольклор ансамбле эшен Яңавыл район мәдәният йорты канаты астында дәвам итә.
Зур иҗади тәжрибә туплаган, җырга-моңга гашыйк якташларыбызга фольклор коллективны җитәкләп алып китү авыр булмый. Әлфирә Галина репертуарны сайлау, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, йолаларыбызны тергезү өстендә күп эшли. Олы мирас булган фольклор әсәрләрен сәхнәгә, тамашачы каршына чыгару югары зәвык, сабырлык таләп итә. Альмир Хисмәт улы халкыбызның иҗат әсәрләрен сәхнәгә куя. Алар куйган тамашаларда тарих авазлары да, бүгенге тынгысыз заман сулышы да сурәтләнә, тылсымлы балачак дөньясы да оста тасвирлана.
Режиссерларның авторлык эшләнмәләре һәм әсәрләре, театрлаштырылган фольклор композицияләре Яңавыл сәхнәсенең бизәге булып тора. Менә алар: “Печән өсте”, “Тылда”, “Кич утыру”, “Урам бәйрәме”, “Никах туе”, “Сөлге бәйрәме”, “Яңавылым – туган җирем”, “Уран ыруы бәйрәме”, “Кымыз бәйрәме”, “Баланлы алан” (Якташыбыз Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” поэмасы буенча куелган фольклор әсәрләре), “Кунак каршылау” һәм башкалар.
“Чулпан” татар халык фольклор ансамбле күп тапкырлар республика һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты һәм дипломанты булды. 2023 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында узган “АУАЗ” күп жанрлы башкорт этник мәдәнияте һәм хәзерге заман сәнгате ачык фестивалендә “Фольклор коллективы” номинациясендә махсус приз белән бүләкләнде; Казан шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” Бөтенрусия татар фольклор фестиваль-конкурсында “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә 2нче дәрәҗә диплом белән билгеләнде. 2000 елда коллектив “халык ансамбле” исемен алды.
Бүген “Чулпан” татар халык фольклор ансамбле 40тан артык үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүчене берләштерә. Бер-берсе белән тыгыз иҗади аралашып, зур матур коллектив булып эшлиләр. Алар арасында сәхнә ветераннары да, бүген генә кушылган яшьләр дә бар. Яшьләрнең коллективка килүе бигрәк тә сөендерә, сәхнәдәге һәр чыгыш яшь буынны матурлыкка өнди, яхшылыкка әйди. Алар махсус хәрби операция яугирләренә ярдәм оештыруда да актив катнаша.
Мәдәният йортының бер бүлмәсен Әлфирә Әдһәм кызы туган якны өйрәнү музее итеп оештырган, биредә милли киемнәр, халыкларыбызның көнкүрешен чагылдыручы җиһазлар урнаштырылган, репетициялар вакытында куллану өчен китаплар, музыка уен кораллары тупланган.
Һәрвакыттагыча, ансамбль үз репертуарында йолаларны яңарту аша татар һәм башкорт халыкларының гореф-гадәтләрен пропагандалый, урындагы фольклор материалларын җыю нәтиҗәсендә тел, әдәби, музыкаль мирасны, йолаларны тулыландыра, костюмнарны яңарта. Коллективның уңышларында баянчылар Руслан Мөхәммәдиев һәм Фәнүс Газизовның да өлеше гаять зур.
“Чулпан” халык фольклор ансамбле җитәкчеләре Әлфирә Галинага, Альмир Вәлиевка, коллектив әгъзаларына ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы, иҗади биеклекләр, зал тулы тамашачы телибез.
Дания ХӘКИМОВА,
китапханәче, хезмәт ветераны.
Яңавыл районы.