+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
23 июль , 05:05
Авылга эшкә кайтсаң, 1миллион сум акча бирәләр
Бу хакта Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр итәләр.
Авылга эшкә кайтсаң, 1миллион сум акча бирәләр
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2026 елда «Авыл мәдәният хезмәткәре» федераль программасы буенча Башкортстан Республикасы мәдәният оешмасында мәдәният хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына икенче конкурс сайлап алуы башлануы турында игълан итә. Конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү чоры: 2026 елның 27 июленнән 7 августына кадәр.
- Әгәр сез Башкортстан Республикасының авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында, шәһәр төрендәге поселокларда яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрендә урнашкан мәдәният учреждениеләренә эшкә урнашырга һәм күченергә әзер булсагыз, сезне бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум компенсация түләү конкурсында катнашырга чакырабыз, - дип хәбәр итәләр Мәдәният министрлыгы сайтында.
Бу хакта тулырак Мәдәният министрлыгы сайтында
https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/835452/
сылтамасы аша белергә була.
Фото: Мәдәният министрлыгы сайты
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"