+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Данир Сабиров кайларда йөри?

Ул Камчаткага ук барып чыккан.

Данир Сабиров кайларда йөри?Данир Сабиров кайларда йөри?
Данир Сабиров кайларда йөри?
Данир Сабиров Петропавловск-Камчатский шәһәрендә ял итү мизгелләре белән уртаклаша. Ул үзенең социаль челтәрләрендә Камчаткада краблар тотуын күрсәтте.

- Монда Мәскәү белән вакыт аермасы 9 сәгать тәшкил итә. Камчатка - Русиянең иң көнчыгыш төбәкләренең берсе, шуңа күрә нәкъ менә монда илебезнең яңа көне башлана. Алда безне мәһабәт вулканнар, Тын океан һәм онытылмас маҗаралар көтә. Бүген иртәнге алтыда безне Авачинск бухтасына алып килделәр, сәяхәт шуннан башланды. Безне чын диңгез балыкчылыгы көтә иде - краблар тотарга киттек. Бүген меню: башта тот, аннары ашап кара, - диде Данир Сабиров.

Ул крабларны үзе тота алган, хәтта диңгез йолдызы да капкан, аннары аны кире диңгезгә җибәргәннәр. Балык тотудан кызыклы видеолар белән артист үзенең социаль челтәрләрендә уртаклаша.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас