Алия Төхвәтуллина ире, танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин артыннан урыс телендә җырлый башлаган. «Моя душа» дип аталган җырны ул үзенең булачак баласына багышлаган.
Күптән түгел алар икенче уллары туачагы турында игълан итте. Әле ике яшьлек Алимны тәрбиялиләр.
«Мин бу җырның сабыйлары тууын көтүчеләрнең, инде ата-ана булучыларның, яки мәхәббәтнең нәрсә икәнен белүчеләрнең йөрәкләренә кагылуын бик телим", - дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.