Җырчы аңа машина бүләк иткән. Күңелне нечкәртә торган видеоны артист социаль челтәрләрдә урнаштырган.
- Беренче тапкыр без дусларым белән тәүге машинам артыннан 2017 елда бардык. 10 елга якын вакыт узды почти һәм менә яңадан шул ук компания белән яңасын алырга барабыз. Тик бу юлы безнең белән әти. Иң кызыгы, ул безнең кая барганыбызны ахыргача белми иде. Юл буе: "Без кая барабыз? Нигә мине эштән аердылар?»- дип сорашты. Мин елмаеп кына: «Сабыр ит, тиздән барысын да белерсең», - дидем.
Минем машина сатып алганымны аңлагач, аның күзләре яшьләнде. Мөгаен, минем өчен тормышымда иң зур хәзинә — әти-әни күзләрендәге шатлык нурлары, "Улым, булдыра аласың. Син булдырасың!" - дигән карашларын күрү. Әтиемнең күңеле нечкәрде, - диде Ришат.
Кадрларга караганда, җырчы әтисенә BMW X7 кроссоверын бүләк иткән. Яңа машинага бәяләр 15 млн сумнан башлана.