Булатны халык социаль челтәрләрдә күреп алган. Ул Мәскәүдә таксист булып эшли, бик яратып Сергейның хит җырларын башкара. Видеороликлардан күренгәнчә, аның тышкы кыяфәте генә түгел, тавышы да Жуковныкына охшаш. Кыскасы, ныклап карамасаң, аларны аерырлык түгел.
Әлбәттә, Сергей Жуков үзенең фанаты һәм «игезәге»нә битараф кала алмаган. Ул аны үзенең шушы көннәрдә Мәскәүдә узачак концертына чакырган иде.
Чакыруны артист "Мәскәү 24" телеканалы аша тапшырган. Жуков Булат Бегаев белән очрашты һәм алар бергә җыр башкарды.
Булат-профессиональ актер. Ул инде берничә ел таксида эшләве һәм руль артында Сергей Жуков җырларын җырлавы турында видеороликлар яздыра. Булат сүзләренә караганда, кешеләр аны еш кына Жуков дип кабул итә, аның янына фотога төшәргә килә.
Сезнеңчә, Сергей белән Булат бер-берсенә нык охшаганнармы?