+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Курка торган күлмәгем тузган"

Популяр җырчы Иркә социаль челтәрләрендә үзен беркемнән дә рәнҗеттермәячәген белдерде. Ул тормыштагы күп кенә мизгелләр турында сөйләргә әзер булуын һәм бернидән дә курыкмавын билгеләп үтте.

"Курка торган күлмәгем тузган""Курка торган күлмәгем тузган"
"Курка торган күлмәгем тузган"
- Мин бер җырымның темасын күтәрер идем. Ни өчен мин бу җырны башкармыйм? Миңа мондый сораулар бик күп килә. Бу композицияне миннән алдылар! Мин аны кайтару өчен күп тапкырлар кешеләргә чыктым, ләкин нормаль җавап алмадым. Икенче як каршы булмаса, мин бу турыда сөйләргә курыкмыйм, оялмыйм. Барысын да ачыктан-ачык сөйли алам-мөгаен, вакыт җиткәндер инде. Күпме дәшмәскә мөмкин? Күпләр тынлыкны йомшаклык дип кабул итә. Сез мине куркам дип уйлыйсызмы әллә? Курка торган күлмәгем күптән тузган. Мин җавап бирмәгәч, мин көчсез дип уйламагыз. Аллага шөкер, минем көчем бар. Мине куркыттылар, тик бу инде үткәндә калды, — ди җырчы.

Аның сүзләренчә, ул бу кешеләргә башкача барып җитә алмый, шуңа күрә шул рәвешле аларның игътибарын җәлеп итәргә өметләнә. Нинди җыр турында сүз барганын Иркә аныкламады.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас