+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Бер утырып сөйләшер идем"

Популяр җырчы Иркә Ландыш Нигъмәтҗанова белән аңлашырга әзер булуын әйтте.

"Бер утырып сөйләшер идем""Бер утырып сөйләшер идем"
"Бер утырып сөйләшер идем"
Ләкин, теләге булса, беренче адымны Ландыш үзе ясарга, Иркәнең номерын табып, аңа шалтыратырга тиеш. Бу хакта ул үзенең язылучыларның сорауларына җавап биргәндә сөйли.

«Мин дуслык турында фикеремне әйтер идем. Гомумән, дуслык турында. Тик «Ландыш Нигъмәтҗанова белән сезнең дуслык» димәгез. Әйдәгез, ул әйберләрне онытабыз. Кирәк булса, ул теманы күтәрәсе килсә, Ландыш килә дә, номерымны таба да, сөйләшәбез дә, проблема чишелә. Мин ул проблеманы күтәрә алам, әмма аның үзе белән бергәләп. Килсен, чөнки мин анда инде ничә еллар кара исемлектә. Мин Ландыш белән бер утырып сөйләшер идем», - дигән ул.

Җырчы үзенә каршы чыккан күп кешеләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшүен дә әйтә. «Аларның 70-80 проценты белән сөйләштек, күбесе елап-елап гафу үтенде. Мин риза, бөтен теләгән кеше белән дә аралашырга, сөйләшеп алырга әзер. Шалтыратсыннар», - дип белдерә ул.

 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас