Җырчы үзенең атаклы «Сандугач» җырын җырлаган. Аның сүзләренчә, барысы да кинәт килеп чыккан, ул чыгышны көтмәгән, чөнки концерт карарга килгән, һәм сәхнәгә чыгарга кирәклеге турында әйткәч, аранжировканы көчкә тапкан.
"Бик кызык килеп чыкты. Мине бүген Бузова чыгыш ясаган «Лето» ресторанына чакырдылар. Утырабыз, ашыйбыз, эчәбез, карыйбыз. Концерт тәмамланганда, бер генә җыр калган иде, концертны оештыручылар килеп: «Әйдәгез хәзер сезне игълан итик», - диделәр. Мин гаҗәпләндем: "Ничек мине игълан итәрсез?». «Сездән бер җыр җырлавыгызны сорыйлар», - диләр.
Мин моны шаярту дип уйлыйм: "Сез нәрсә, шаярасызмы?». Миңа "юк", диләр. Телефонда аранжировканы көчкә таптым һәм «Сандугач» җыры белән чыгыш ясадым. Тирләп чыктым, борчылдым, үләм икән дип торам. Ахырда Бузова белән фотога төштек, сөйләштек. Бик гади кыз икән ул. Үзе безнең белән селфи ясады. Рәхмәт аңа, күңелле булды. Мин аның фанаты түгел, ләкин ул молодец, Бик шәп", - дип тәэссоратлары белән уртаклашкан Тямаев.