+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ни өчен Салават җырламаган?

Җырчы Ришат Төхвәтуллин ел саен туган авылы Карамалы-Гобәйдә зур концерт үткәрә.

Ни өчен Салават җырламаган?Ни өчен Салават җырламаган?
Ни өчен Салават җырламаган?
опен-эйрда чыгыш ясамады. Чарага махсус Салават Фәтхетдиновны тыңларга дип, ераклардан килгән тамашачылар да күп булган. Әлбәттә инде, яраткан җырчыларын күрә алмауларына аларның бик нык кәефләре төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә актив фикер алыштылар.

Бәйрәм узып, барысы да бераз тынычлангач, Ришат Төхвәтуллин әлеге вакыйганың нечкәлекләрен сөйләде. Җырчы сүзләренчә, Салават Фәтхетдиновның бәйрәмгә килми калуына транспорт белән бәйле аңлашылмаучанлык сәбәпче булган һәм монда оештыручылар үзләре гаепле.

Бәйрәмгә ике вертолет очып килергә тиеш булган. Аның берсендә Марат Яруллин килгән. Ул, туганының туенда чыгыш ясау белән үк Карамалы-Гобәйгә ашыккан. Икенче вертолет исә нәкъ менә Салават Фәтхетдинов өчен билгеләнгән булган.

«Минем трансфер мәсьәләсен хәл итүче дус егетләр, ялгышып Салават абыйга: «Сез Марат белән очасыз», — дигәннәр. Тик ул вертолет Маратны гына алып киткән. Нәтиҗәдә, Салават абый үзенә билгеләнгән вертолет белән дә очмаган, Марат утырганы белән дә. Менә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Салават абый шалтырата: «Инде ике сәгать буе вертолет көтәм, килгән һәр йөк машинасы вертолет тавышы булып тоела», – ди – дип сөйли җырчы.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/risat-toxvatullin-avylyndagy-aige-koncertta-salavat-fatxetdinov-bulmaunyn-sababen-aitte-5880234


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас