Татар һәм башкорт җырларын башкаручы танылган җырчы Гүзәл Уразова татлы десерт рецепты белән уртаклашты.
Социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә ул кызы Камиллага 14 яшь тулуын хәбәр итте. Шулай ук язылучыларына шарлотканы ничек әзерләвен сөйләде. Быел алма уңышы мул булган. Җырчы пирог өчен берничә сусыл, өлгергән алма кулланган. Кирәкле ингредиентлар: биш йомырка, бер стакан шикәр комы, 15 процентлы каймак, он, камыр күперткеч һәм туралган алмалар.
Аннары йомыркаларны шикәр комы белән блендер ярдәмендә күперткән. Каймак, камыр күперткеч, он һәм алма кисәкләрен өстәгән. Әзер массаны формага салып, 200 градуска кадәр җылытылган мичтә бер сәгать пешергән. Әзер шарлотканы җырчының ире Илдар Хәкимов шикәр оны белән бизәгән.
Гүзәл Уразова тәмле десертны яратып әзерләгән, ә соңыннан ире белән бергә хуш исле чәй эчеп, шарлоткадан авыз иткән.
Җырчының бакчада эшләргә вакыты да юк икән. Ул яңа концерт сезонына җентекләп әзерләнә. Гүзәл Уразова сезонның кызыклы булачагын вәгъдә итә.
Фото: Электрогазета сайтынан.