+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

"Әбием - Бакалы керәшене"

Данир Сабировның әбисе Зинаида Петровна - Бакалы районының Яңа Маты авылыннан. Данир әбисенең керәшен булганын аның үлү турындагы таныклыгындагы исемен күргәч кенә белгән.

"Әбием - Бакалы керәшене""Әбием - Бакалы керәшене"
"Әбием - Бакалы керәшене"
Әбисе Зинаида Петровна турында ул "Туганайлар" керәшен гәзитенә сөйләгән:

"Минем биографиямдә зур урынны әби белән бабай алып тора. Алар икесе дә артист булган кешеләр. Әби җырлаган, бабай баянда уйнаган. Заманында алар агитбригадалар белән концертларда йөргәннәр, шунда танышып, кавышканнар да. Бабайга гашыйк булмаслык мени? Бөдрә чәч, зәңгәр күз... Баянда уйный — первый парень на деревне! Тик, кызганыч, әбигә аның белән гел рәхәт булмады. Мескенкәйнең түзгәннәре... Зөфәр бабай эчәргә ярата иде. Эчеп ята да шулай... төнге икедә уянып әбидән яңа пешкән аш сорый иде. Әби пешерә, кая барсын?! Аннан чыгып китә иде малларын карарга, сыер саварга. Бабайга эчәргә кирәк булса, соңгы тавыкны булса да сатып, яртысын таба иде. Бик кызганыч, әмма, миңа калса, 90нчы еллар өчен бу нормаль күренеш иде.

Әби бик яхшы кеше булды. Мин аны шундый яраттым. Соңгы акчасына безгә "денди" уенчыгы алып биргәнен әле дә хәтерлим. Бар чир дә нервыдан диләр бит... Әби күпне түзде, күпне күрде. 1999 елда 52 яшендә әбидә яман чир таптылар. Рак пищевода. Бу хәбәр безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Диагнозны ишеткән көннән әни көн-төн елый башлый...

Ул вакытта медицианасы да шулкадәр көчле булмагандыр, бәлки чире дә берничек тә җиңәрлек түгелдер... Диагнозы да соң куелгандыр... Казанга операциягә дип алып бардылар, «Ачып ябу гына була», — дип, ясап та тормадылар. Бик авырды, хәтере начарайды, алмашына башлады. Әби тазарак гәүдәле булды, авырганда, ашый алмагач, бөтенләй коры сөяккә калды. Май аенда чирле икәнен белдек, ә 15нче октябрьдә инде ул бакыйлыйкка күчте. Үләчәген белеп торган булсак та, «Үлде!» — дигән хәбәрне алу авыр булды. Әбинең чын исемен үлгәннән соң гына белдем. Ул Бакалы районының Яңа Маты авылыннан. «Зилә» дип йөрттеләр инде аны. Үлү турындагы таныклыгындагы исемен күргәч телсез калдым: Ефимова Зинаида Петровна. Керәшен булган икән! Әби үлгәч бабай эчүен беразга ташлап торды. Аның да ашказаны белән проблемалары бар иде. Операция ясатты ул да. Хәтерлим, әбине җирләгәннән соң көрәш буенча ярышка бардым. Моныңчы гел җиңелә идем... Шунда мин: «Әби, синең өчен җиңәчәкмен», — дип теләк теләп бардым. Шулай булды да. Көрәштәге беренче җиңүем әби үлгәннән соң булды", - дип сөйли Данир.

Зинаида Петровна бик яшьли, 53 яшендә үк мәңгелеккә күчкән. Ә әтиләре, аннан калып, ялгызы гына 8 ел яшәгән.
 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас