+17 °С
Ачык
VKOKTelegramMax

Башкортстанда илддәге иң эре кино челтәрләренең берсен формалаштырдылар

Башкортстанда Русиядә иң зур, тармакланган һәм тотрыклы кино челтәрләренең берсен формалаштырдылар.  

Башкортстанда илддәге иң эре кино челтәрләренең берсен формалаштырдыларБашкортстанда илддәге иң эре кино челтәрләренең берсен формалаштырдылар
Башкортстанда илддәге иң эре кино челтәрләренең берсен формалаштырдылар

Ул аерым кинозаллы 29 муниципаль киноустановканы һәм киноконцерт залы белән берләштерелгән 22 киноустановканы, 22 шәхси кинотеатрны һәм «Родина» кинотеатрын үз эченә ала. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Лапшина хәбәр итте.

Төбәк муниципаль кино челтәрен үстерү буенча да илдә алдынгы урыннарны саклап кала. 2015 елдан 2024 елга кадәр республикада 66 киноустановка үзгәртеп корылган. Әлеге максатларга конкурс процедураларын уздырганнан соң федераль кино фонды 406 миллион сум бүлеп биргән.

2025 елдан кинематография өлкәсендә «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» яңа федераль проекты эшли, аның операторы шул исәптән кино фонды.

Элек сатып алынган җиһазларны төзек хәлдә саклау өчен 500 меңгә кадәр кеше яши торган торак пунктлардагы кинозаллар ярдәм ала.
2025 елда сайлап алу нәтиҗәләре буенча кино җиһазларын яңартуга акчаны Зилаер авылы кинозалы алды. 2026 елда конкурста Салават, Мәләвез, Күмертау, Яңавыл һәм Белорет шәһәрләрендәге җиде кинозал җиңде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас