+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Без булдырдык!”

Танылган артистларның наркоманиягә, эчкечелеккә бәйлелекләрен җиңүләре турында.

“Без булдырдык!”“Без булдырдык!”
“Без булдырдык!”
Александр Морозов

Күп кенә иҗади кешеләр илһамны тыелган матдәләрдә эзли, бу язмыш юморист Александр Морозовны да читләтеп үтмәгән.
Александр Морозов “Секрет на миллион” программасы студиясендә белдерүенчә, барысы да гастрольләрдән һәм чит илдә ял итүдән башлана, анда авыр наркотиклар күбрәк кулланыла. “Һәм син чикне узганыңны сизмисең”, – ди ул.
 
Актер сүзләренчә, ул “авыр арсенал”га күчә һәм хәтта үзе дә тыелган препаратлар әзерли башлый. Аңа бу хәлләрнең күпме дәвам иткәнен әйтүе кыен. “Көн дә юк, ел да юк, барысы да болганчык бер өемгә кушылды. Минемчә, ике елдыр. Шәхесне бөтенләй юкка чыгару”, – ди юморист.
 
Артист әйтүенчә, ул Мәскәү фатиры бәясе белән чагыштырырлык акча сарыф иткән. Хәтта дусларының дозаны арттырудан үлүе дә аны куркытмаган. “Кайсыдыр мизгелдә мин үләчәгемне аңладым. Бассейн кырында косудан тончыгып аңыма килдем. Тик мине нәрсә гаҗәпләндерде: тирә-якта дусларым берни дә булмаган кебек йөрде”, – ди ул.
 
Ул беркем дә ашыгыч ярдәм чакыртмады ди, чөнки моның артыннан полиция чакыртырга туры килер иде. Һәм шул вакытта аның тормышында катлаулы этап башлана. Актер наркотикларны алкоголь белән алыштыра башлый һәм бик күп эчә. “Минем авырлыкта ике шешә аракы эчү кыен булмады”, – ди ул.
Гастрошунтирование ясагач, табиб Александрга алкоголь куллануны тыйган, югыйсә ашказаны җәрәхәте барлыкка килергә мөмкин, дигән, ләкин актер тормыш рәвешен үзгәртмәгән. Әмма бер кичне лаякыл исергәннән соң аңын югалткан. “Идәндәге кан күлләвегендә аңыма килдем, битемнән кан ага, йөзем ватылган рюмкада ята, аннан пыялалар тырпаеп тора”, – дип хәтерли ул.
 
Актер сөйләвенчә, бу ачык җәрәхәт булган, ул күп кан югалткан, аңа кан салганнар. Һәм тагын гомеренең куркыныч астында булуын исенә төшергәннәр. “Бер елдан артык хәмергә үрелгәнем юк, үзем дә гаҗәпләнәм: эчәргә теләгем дә юк”, – ди ул.

Павел Деревянко

1997 елда ГИТИСның беренче курсында танылган актер Павел Деревянко Русия Җинаять кодексының 228нче мәддәсе буенча хөкем ителә. Наркотиклар саткан өчен аңа бер ел шартлы рәвештә җәза бирәләр.
 
“Мин бераз үлән саттым. Абыйның ул вакытта инде проблемалары башланган иде. Һәм мин азмы-күпме тарта идем. Үземнеке дә һәрвакыт булды”, – диде ул табиб-психиатр, нарколог Василий Шуровка биргән интервьюсында.
Милиционерлар Деревянконы официант булып эшкә барганда эләктереп ала. Ул эчке киемендә өч төргәк яшергән була. “Без моңа кадәр бер ай йокламадык, имтиханнар тапшырдык. Ярым һушсыз хәлдә, ябыкмын. Һәм “Рижская” метро станциясенә мине эләктерделәр”, – дип сөйләде актер.
 
Деревянконы институттан кумаганнар, курсташлары аны яклап чыккан. Проблеманың җитдилеген аңлап, икенче курста студент акылга утырган.
“Әлбәттә, наркотиклар куллануны дәвам иттем. Акрынлап, сирәк-мирәк. Мин Мәскәүдә барысын да татып карадым. Таганрогтан, Аллаһка шөкер, киттем, чөнки, мин әле дус булган берничә дустымнан башка, барысы да наркотиклардан үлде”, – ди Павел.
 
Деревянко наркотикларны күп еллар узгач кына ташлый алган. Ул Шуровка элек вакыт-вакыт куллануын, бер уңайдан алкоголь белән мавыгуын әйтте. Аның сүзләренчә, бәйлелекне җиңәргә эштә зур йөкләнеш һәм ихтыяр көче ярдәм иткән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас