

Элвин Грей социаль челтәрләрдәге үз битендә үзенең тәэсирләре белән уртаклашуын дәвам итә. Аларның берсе Татарстан башкаласында узган концерт белән бәйле.
– Казан, менә моны сез кабыздыгыз, - дип хис-кичерешләрен яшерә алмады популяр җырчы. Ул билгеләп үткәнчә, барысы да идеаль: атмосфера, кешеләр. Башкорт һәм татар җырларын башкаручы аудиториянең котырынкы энергиясен тойды.
"Бу кич, әйтерсең лә, бу җәйнең иң якты истәлекләре копилкасына китә!" дип белдерде ул.
Аның киләсе чыгышы иртәгә Уфаның күңел ачу йортларының берсендә булачак.
Фото: Социаль челтәрдән.