+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Талбишектә үстем мин дә...

«Талбишек» җырын башкарып танылган Илнар Сәйфиевны хәтерлисезме? И матур җырлый иде...

Талбишектә үстем мин дә...Талбишектә үстем мин дә...
Талбишектә үстем мин дә...
Күптән түгел ул Салават Фәтхетдиновның концертында сәхнәгә чыгып җырчыга үзе үреп ясаган талбишек бүләк итте, дип яза "Интертат".

«Сезгә үзем талбишек үреп бүләк итү хыялым бар иде. Чөнки сез Роберт Миңнуллинның «Әнкәмнең догалары»н җырладыгыз, мин аның «Талбишек» җырын җырладым. Менә шушы бишекне сезгә бүләк итү насыйп булды. Беләм инде, ул хәзер сезгә кирәк түгел, балаларыгызның балалары бар инде, әмма оныкларыгызның балаларына ярар. Музеегызда сакланыр», – ди ул.

Илнарның икенче бүләге – аркасына «Салават» дип чигеп ясалган урындык булып чыккан. Ул аны биргәндә «Утыр әле урындыкка – аруларың таралсын», дип җырлап та биргән.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ilnap-saifiev-salavat-fatxetdinovka-talbisek-bulak-itte-uze-urep-yasagan-5880535

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас