+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ильмира Нәгыймова нигә елый?

Ильмира Нәгыймова  Фирдүс Тямаев белән эшли башлады. Барысы да ал да гөл түгел икән әле...

Ильмира Нәгыймова нигә елый?Ильмира Нәгыймова нигә елый?
Ильмира Нәгыймова нигә елый?
Хәзер алар яңа проект әзерли. Әлеге эш барышында беренче күз яшьләре дә түгелгән, дип яза "Интертат".

Видеода ул: «Дуслар, без Нәгыймованың концертына әзерләнәбез. Карагыз әле», – ди. Кадрда җырчының елап утырганы күренә.

«Елап бетте бу. Ничек программа?» – дип сорый Фирдүс Ильмирадан. Тегесе түгелеп елый, сүзен дә әйтә алмый.

«Менә шулай ул, абыең белән утырсаң», – ди Фирдүс.

«Булды. Әлегә укырга теләмим. Мин моны укый алмам, әйтә алмам, мөгаен», – ди Ильмира Нәгыймова.

«Аласың, аласың, шул күз яшьләрең белән сөйлә генә», – дип җавап бирә Фирдүс.

 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас