+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 Сентября , 03:35

Бу эстрадада алга китеш булачак!

Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты Радик Юлъякшинның (Элвин Грей) искиткеч яңалыгы бар.

Бу эстрадада алга китеш булачак!Бу эстрадада алга китеш булачак!
Бу эстрадада алга китеш булачак!
Ул "KazanFirst"ка интервьюсында тиздән Казанда татар эстрадасында алга китеш буларак кабул ителәчәк яңа лейбл ачылачагы турында сөйләде. Лейбл танылган Русия музыкантлары Эмин Агаларов һәм Бәхтияр Алиевныкы булган "Zhara Music" бүлендек компаниясе булачак, әмма «Уфтанма Music» исеме астында эшләячәк.

Элвин Грей «Уфтанма»ны гамәлгә куючыларның берсе, шулай ук лейбл артистлары өчен остаз булачак. Җырчы Казанга ачу тантанасына киләчәк Алиев белән килешүен хәбәр итте. Шулай ук ул «Яңа дулкын» белән көндәшлек итә алырлык фестивальләр уздыруны игълан итте.

– Теләсә кайсы артистның - яңа җырлый башлаганмы ул, әллә эстрадада юлын дәвам итәме - Эмин компаниясе белән эшләү мөмкинлеге булачак. Бу безнең яшьләр, шулай ук җитди артистлар өчен искиткеч текә мәйданчык булачак, алар Мәскәү дәрәҗәсендә эшли алачак, — дип билгеләде Элвин Грей.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас