+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 Сентября , 14:35

Миләүшә җырлый башлаган

Яңа концерт сезонында сәхнәгә Данир Сабировның хатыны Миләүшә дә чыгачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Миләүшә җырлый башлаганМиләүшә җырлый башлаган
Миләүшә җырлый башлаган

Бу вакыйганы җырчы үзенең социаль челтәрләрендә анонслады, алар бергәләп җыр әзерләүләрен күрсәтте.

— Быел яңа концерт сезонының төп яңалыгы - генеральный директор җырлый башлады. Ә 18 ел бергә яшәү уңаеннан Фирзәр абый (Фирзәр Мортазин) безгә искиткеч җыр бүләк итте. Бик күңелле, көтелмәгәнчә һәм чын-чынлап матур килеп чыкты, - ди Данир Сабиров.

Быел Сабировларның бергә яшәүләренә 18 ел тула. Алар ике кыз тәрбияли — Мәрьям һәм Дания.

- Әлбәттә, 18 ел эчендә төрле хәлләр булды. Шатлык һәм авырлыклар, җиңү һәм сынаулар. Ләкин нәкъ менә бергә без бер-беребезне ишетергә, юл куярга, ярдәм итәргә һәм уртак юл табарга өйрәндек. Гаилә - изге төшенчә, — диде Миләүшә Сабирова бу уңайдан.


Автор:Резеда Галикәева