Ул авылдагы әтисенең сәламәтлеге какшау, аның даими игътибарга мохтаҗ булуы һәм әнисе вафат булганнан соң үз өстенә төшкән җаваплылык турында сөйләгән, дип яза "Интертат".
«Әти куркытты бу көннәрдә. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде, хастаханәгә алып киттеләр. Анализлар, КТ, ЭКГ. Кичә ашыгыч рәвештә авылга кайтып киттем. Хәзер инде әтинең хәле түзәрлек.
2004 елда әни үлгәннән бирле минем әле тыныч кына яшәгәнем юк. Минем өстемә бик зур җаваплылык төште. Психологиядә «өлкән кыз — гаиләдәге ир-егет ул» дигән төшенчә бар. Минем очракта нәкъ шулай», — ди Гөлназ.
Җырчы инде күптән әтисенең төп таянычы һәм терәге.
«Әни үлгәннән бирле мин әтинең кечкенә кызы түгел. Ул минем канатым астында. Кайгырту да, игътибар да, өйне тәртиптә тоту да, яңа капка, тәрәзәләр кую, мунча төзү дә, өйгә газ үткәрү дә минем өстемдә. Мин барысын да булдыра алам, әмма кайвакыт үземә һәм гаиләмә көчем калмый.
Мин ул 2004 елда ничек исән калдым икән? Әни вафат булгач, әти үзен корбан роленә куйды, эштән китте. Әнинең әнисе (әбием) Альцгеймер авыруы белән ятты һәм аны карарга башка балалары юк иде. Бертуган абыем начар компаниягә ияреп, 27 яшендә вафат булды», — дип искә ала ул.
Шушы коточкыч фаҗигаләр фонында да яшь җырчы иҗатны ташламаган. «Әле мин бу чорда җырчы карьерамны башларга да өлгердем. 2006 елда «Кайтабыз» җырын чыгардым һәм сез мине уңышлы клипта күрдегез», — дип тәмамлаган сүзен Гөлназ Сираева.
Тулырак монда: https://intertat.tatar/news/golnaz-siraeva-min-ul-2004-elda-nicek-isan-kaldym-ikan-5880666