+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 Сентября , 03:40

"Чылбырдан ычкынды..."

Популяр татар җырчысы Ләйлә Галиева ире белән аерылышканнан соң үз адресына күбрәк хейт ишетә башлавы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, башта бу аны бик борчыган.

"Чылбырдан ычкынды...""Чылбырдан ычкынды..."
"Чылбырдан ычкынды..."
- Мин комментарийларны укыйм, «аерылышканнан соң чылбырдан ычкынган кебек», «нишләргә дә белми», «нигә җырлаганда кулларыгызны селкисез», - дип язалар. Башта боларның барысын да йөрәгеңә якын аласың, ә аннары игътибар итмәскә, кешеләрнең фикереннән өстен булырга тырышасың. "Бертөрле җырлар башкара" диючеләр дә бар. Минем репертуарда җитди композицияләр күп, әмма мин моңсу җырлар җырларга теләмим. Мин бу тормышка күбрәк позитив кертергә телим. Бу сәхнәгә дә, иҗат тормышына да кагыла. Мин хәзер тормышымда иң яхшы вакытны яшим, - дип сөйләде җырчы «Акчарлак» басмасына.

Ләйлә сүзләренчә, аерылышканнан соң хатын-кызлар чәчәк ата, чөнки бөтен игътибарны үзләренә юнәлтә башлый, аларның энергиясе талашу-үпкәләшүләргә китми.

2025 елда җырчы 15 ел никахтан соң ире Рөстәм Галиев белән аерылышты. Аларның ике баласы бар, алар хәзер әниләре белән яши. Аерылышканнан соң Ләйлә Галиева имиджын үзгәртте һәм иҗат белән актив шөгыльләнә башлады. Язылучылар артисткага ул матурланды һәм яхшырак күренә башлады дип язалар. Җырчы үзе элегрәк сөйләгәнчә, аңа ир-атлар еш яза һәм аерылышканнан соң аны еш кына очрашуларга чакыра башлаганнар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас