Аның бертуган сеңлесе Гөлназ әни булган. Аның улы туган.
Җырчы аны бала тудыру йортыннан алып чыккан кадрлар белән уртаклашты. Моңа кадәр ул социаль челтәрләрдә сеңлесе өчен чәчәк бәйләмен ничек сайлавын күрсәткән иде.
— Мин беренче тапкыр выпискага барам, - диде Илмира. - Иң зур чәчәк бәйләмен сайлыйм.
Элегрәк җырчы Гөлназның авырга узуы Мәккәдән кайтканнан соң чын могҗизага әверелүен сөйләгән иде. Артистка сеңлесе үзе бала таба алсын дип дога кылганын әйтте.
Җырчының Гөлназның сәламәтлеге белән проблемалары булуы, йөрәгенә катлаулы операцияләр кичерүе хакында да әйткәне бар.