– Сюрприз ясап, туйда беренче тапкыр «тере» дуэт белән чыгыш ясадык, – дип уртаклашты Айгизә язылучылары белән.
Җырчы билгеләп үткәнчә, чыгыштан соң аларның ашыйсылары килгән. Нәтиҗәдә, аның сүзләренчә, ул баллы-татлыга һөҗүм иткән.
– Чәй өстәле янына чыктык. Башта безгә һөҗүм иттеләр, аннары без бавырсакка һөҗүм иттек, – дип шаярта ул. – Яратабыз!
«Тәмлетамаклар!» – дип шәрехләгән фанатлары.
Элегрәк Айгизә җанатарларына үзе өчен туганнарыннан һәм якыннарыннан да мөһимрәк нәрсә юклыгын әйткән иде.
– Үзгәрешләргә тотрыклырак булуымны сизәм һәм һәрнәрсәдә плюслар табарга тырышам. Миңа монда якыннарым ярдәм итә, ә мин аларга, – дип уртаклашты җырчы.