+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 Сентября , 06:15

Алсу: “Куркыныч булачак, төнлә йөрмәгез...”

Җырчының “Урман бабай” хакында яңалыгы бар...  

Алсу: “Куркыныч булачак, төнлә йөрмәгез...”Алсу: “Куркыныч булачак, төнлә йөрмәгез...”
Алсу: “Куркыныч булачак, төнлә йөрмәгез...”

Русиянең атказанган артисты, танылган җырчы Алсу этнохоррор жанрындагы «Урман бабай» кыска метражлы нәфис фильмын төшерүдә катнаша.
Фильм татар фольклорына һәм татар әкиятләре герое Шүрәле турындагы риваятькә нигезләнгән.

Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә аның татар җырларын башкаруы күренгән кадрлар белән уртаклашкан. Билгеле булганча, Алсу бу фильм өчен татар композиторы Эльмир Низамов белән махсус яңа җыр яздырган.
Шулай ук фильмны төшерүдә «Квартет И» йолдызы Камил Ларин да катнаша.

Фильм язучы һәм продюсер Дина Валуйскихның өлкәннәр өчен әкияте буенча экранлаштырыла.

— “Урман бабай"... Бик куркыныч булачак, төнлә аны карарга йөрмәгез. Ә җыр бик матур, бишек җыры, гомумән, бик шәп проект килеп чыкты, барысына да күрергә тәкъдим итәм, - ди Алсу.

Фото социаль челтәрдән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас