+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 Сентября , 07:25

"Алтын ук" фестиваленнән читтә калмагыз!

12 сентябрьдә Уфа районының Шамонино авылында Сабантуй аланында "Алтын уҡ" IV төбәкара башкорт мәдәнияте фестивале узачак

"Алтын ук" фестиваленнән читтә калмагыз!"Алтын ук" фестиваленнән читтә калмагыз!
"Алтын ук" фестиваленнән читтә калмагыз!


Фестиваль ел саен башкорт халкының традицияләрен саклау, тергезү һәм алга таба үстерү, традицион уктан атуны үстерү һәм популярлаштыру, яшьләрне башкорт халкының мәдәнияте һәм традицияләренә тарту максатларында үткәрелә. Чараны Башкортстан Республикасының Уфа районы муниципаль районы хакимияте, Уфа районының мәдәният һәм сәнгать идарәсе һәм «Юрмаш мәргәне» укчылар клубы, «Дарман» оешмасы оештыра.

Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль программасы кызыклы һәм мавыктыргыч.
Барыгызны да 12 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Шамонино авылының Сабантуй аланына чакырабыз. Сезне якты хис-кичерешләр һәм чын бәйрәм атмосферасы көтә!

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас