Ул үз исеменнән оялганын сөйләде, чөнки күпләр аны дөрес әйтмәгәннәр. Исем кушу йоласы турында фикер алышу «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында булган.
– 80нче елларда, төзелеш институтына кергәндә, мин үз исемемне әйтергә ояла идем. «Габделфат» дисең, кемдер Абдул дип әйтә, кемдер Габдел, кемдер Фат дип кенә атый, кайберләре Гриша яки Гена дип дәшә. Шул вакыт мин үз исемемне яратмый башладым һәм шушы хис белән озак яшәдем. Вакыт һәм яшем үтү белән исемемнең матур булуын аңладым, – дип уртаклашты Габделфәт Сафин.
Аның сүзләренә караганда, балаларга матур, яхшы мәгънәле исемнәр бирергә кирәк.